Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 июль 2018, 16:53

Тәмәке тартмаучыларга премия түләнерме?

Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин тәмәке тартмаучы хезмәткәрләргә премия түләү турында тәкъдим белән чыккан.

Аның фикеренчә, тартмаучы хезмәткәр эш сәгатен күпкә нәтиҗәлерәк үткәрә.
Бер тәмәкене тарту, якынча, 5 минут вакытны ала. Ялга туктаучы моның өчен 10 минутка якын вакытын уздыра, чөнки ул тәмәке тарту өчен махсус урынга чыгарга тиеш. Моннан тыш, тәмәке тартучы анда башкалар белән сөйләшеп тә күп вакытын үткәрә.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: