Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 июль 2018, 17:05

Хәйрия акциясендә катнаш!

1 июльдән республиканың Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе оештыра.

Тормыш сынауларына дучар булган балаларны мәктәп әсбаплары белән тәэмин итү максатыннан оештырылган бу чарада һәркем катнаша ала.
Районнардагы “Гаилә” үзәкләренә яисә аның бүлекчәләренә тапшырылган кирәк-ярак аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган укучыларга тапшырылачак.
Акция 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: