Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2018, 13:51

Алар Ржев янында һәлак булган...

“Башинформ” хәбәр итүенә караганда, Ржев янында эзләнү экспедицияләре барышында Башкортстаннан ике кызылармияченең җәсәде табылган, аларның туганнарын эзлиләр.

Матюшечкин Андрей Никитич 1911 елда Стәрлетамак районында туган, сугышка кадәр Свердловск өлкәсенең Ревда шәһәрендә яшәгән, шуннан фронтка киткән. Ржев янында һәлак булган.
Берняков Дмитрий Федорович 1913 елда Уфада туган, Нижегородкада яшәгән. 1942 елның 3 сентябрендә Ржев янында барган сугышларда һәлак булган. Кызылармияченең җәсәден Мәскәүнең “Җиңү” эзләнү отряды тапкан.
Эзтабарлар яугирләрнең туганнарының бәйләнешкә чыгуын сорый. Телефон: 8-963-909-19-70 (Волков Владимир Сергеевич).

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: