Әйтик, 2016 елның язында Балтач, Шаран, Гафури һәм Бакалы районнарында дөрләгән дүрт янгында 12 баланың гомере өзелде. Гаиләләрнең барысы да социаль яктан имин булмаган.
Шушы фаҗигаләрдән соң республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов имин булмаган күпбалалы гаиләләр яшәгән урыннарны кыска гына вакыт эчендә янгыннан кисәтү приборлары белән җиһазландыру бурычын куйган иде. 2016 елда бу максатларга бүленгән 1 миллион сумга 2700 автоном прибор сатып алынган.
Шул ук елның апрель-маенда, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм урындагы үзидарә органнары мәгълүматлары буенча, әлеге приборлар беренче чиратта куелырга тиешле гаиләләр исемлеге төзелгән. Анда имин булмаган күпбалалы 4830 гаилә кергән.
Җәен Нефтекама шәһәренең Әмҗә авылында төнлә ут белән саксыз кылану нәтиҗәсендә ике фатирлы йортта янгын чыккач, әлеге прибор эшләп китә. Сигналны йортта яшәүчеләр ишетә һәм вакытында янгынны сүндерә.
Былтыр 20 июльдә Әбҗәлил районының Красная Башкирия авылында шушы прибор ярдәмендә янгында өч өлкән кеше һәм алты бала үлемнән йолып калына. “Кызыл әтәч” баш калкыту белән ул сигнал бирә һәм өйдәгеләрне уята.
2016 елда республикада барлыгы 4720 шундый прибор урнаштырыла, шуларның 2020се муниципалитетлар һәм иганәчеләр исәбенә сатып алына.
Ләкин фаҗигаләр дәвам итә. Былтыр августта Бөре районының Үгез авылында чыккан янгында һәлак булган 9 кешенең 5е — балалар. Гаилә социаль яктан имин исәпләнгән. Шушы фаҗигадән соң Рөстәм Хәмитов янгыннан кисәтү приборларын аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләр йортларына да кую турында күрсәтмә бирде. Шул ук елда бу максатларга 19,9 миллион сум акча бүленде һәм 36 мең гаиләнең йортына приборлар урнаштырылды.
Былтыр 31 октябрьдә республика Хөкүмәтенең “Янгын турында автоном кисәтүче приборлар белән тәэмин итү рәвешендә гражданнарның аерым категория-ләренә социаль ярдәм күрсәтү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында” Карары кабул ителде. Ул шушы елның 1 гыйнварыннан бала туган гаиләләрне дә янгыннан кисәтү приборлары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
Бүгенге көнгә республикада 40 меңнән артык гаилә балаларының гомере һәм сәламәтлеге сагында янгыннан кисәтү приборлары тора. Аларны урнаштыру дәвам итәчәк. Бу эш балалар яшәгән һәр йорт һәм һәр фатир шушы прибор белән җиһазлан-дырылганнан соң гына тәмамланачак. Шул рәвешле, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның вакытында һәм катгый чара күрүе нәтиҗәсендә, без балаларыбызны янгыннан саклап кала алачакбыз.
Шул да мәгълүм булсын: республикада “Балалы гаиләләргә — янгыннан кисәтү приборлары” хәйрия акциясе үтә. Аның барышында әлеге приборлар түләүсез урнаштырылачак гаиләләр категорияләре исемлеген киңәйтү планлаштырыла. Бу акциядә катнашу теләген тәүгеләрдән булып “Башспирт” предприятиесе белдерде. Ул бүлгән акчага Үгез авылы би-ләмәсенә кергән һәр торак пунктта балалары булган һәр 76 гаилә автоном приборлар белән җиһазландырылган.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет теләүчеләрне әлеге эстафетага кушылырга чакыра. Катнашу тәртибе турында мәгълүматны Уфадагы “кайнар элемтә”нең 8(347) 244-15-75 телефоны буенча алырга мөмкин.
Әйткәндәй, “Сочи-2016” XV Халыкара инвестиция форумында Русия Федерациясе төбәкләрендә социаль-икътисади үсешнең иң яхшы тәҗрибәләре һәм башлангычлары Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр бүләкләнгән иде. “Яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру” номинациясендә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты гамәлгә ашырган “Янгыннан кисәтү приборы — һәр йортка, һәр фатирга” проекты беренче урынны алды. Призерлар дип танылган проектлар арытаба Русия төбәкләрендә һәм муниципалитетларында гамәлгә ашырылу өчен “Дөрес карарлар кибете” дигән иң яхшы тәҗрибәләр китапханәсенә кертелгән.
Башкортстанның балалар яисә Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән биналарда янгыннан кисәтү приборларын урнаштыру тәҗрибәсе быел Новгород өлкәсендә гамәлгә ашырыла.