Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июнь 2018, 12:02

Хезмәт кенәгәләре электрон төрдә булачак

РБК хәбәр итүенчә, Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев Пенсия фонды белгечләре хезмәткәрләрнең эшчәнлеге турындагы мәгълүматны онлайн режимда 2020 елдан терки башлаячак, дип әйткән.

Дмитрий Медведев кәгазь форматындагы хезмәт кенәгәләре чит илләрнең күпчелегендә инде кулланылмавын искә төшергән. Анда хезмәт килешүендәге, яки эшкә урнашуны билгеләүче башка документлардагы мәгълүмат кабатлануын әйткән.
Шулай итеп, кеше дәүләт хезмәтләренә мөрәҗәгать иткәндә хезмәт эшчәнлеге һәм стаж турында мәгълүмат бирү кирәк булмаячак. Боларның барысы да мәгълүматлар базасында теркәлгән булачак.
Хөкүмәт Премьер-министры сүзләренә караганда, электрон хезмәт кенәгәләре системасын кертү этаплап башкарылачак. Эш бирүчеләр кәгазь ведомость алып барачак, кәгазь форматта кенәгә булдырырга теләүчеләр өчен традицион алым сакланачак.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: