Икенче урынны Татарстан били – 47,3 мең, өченче урында – Түбән Новгород өлкәсе, анда 35,2 мең бала туган, дигән мәгълүмат китерде Уфада үткән аналарны һәм балалыкны саклау мәсьәләләре буенча округ киңәшмәсендә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының федераль округтагы штаттан тыш баш акушер-гинекологы Илдар Фатҡуллин.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, агымдагы елның гыйнвар-апрелендә республикада 15,2 меңнән күбрәк сабый дөньяга килгән. Бу сан быел азрак, былтыр шушы ук чорда 616 бала күбрәк туган булган.