Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2018, 11:39

Бурычыбыз – мөһим кампанияне лаеклы үткәрү

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев белән әңгәмә. Мартта үткән ил Президентын сайлау йомгаклары һәм сентябрьдә узачак рес­публиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлаулар турында Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев белән әңгәмәлә­шәбез.

– Хәйдәр Арсланович, агымдагы елның мартында ил Президентын сайлаулар үтте. Республикада сайлау системасын үс­терү күзлегеннән чыгып алар­ның төп нәтиҗәләре нинди?
– Өч ай элек тәмам­ланган сайлау кампаниясе нәтиҗәләре турында сөйлә­гәндә, беренче чиратта, алар­ны оештыруның яңа сыйфат дәрәҗәсен билге­ләргә кирәк. Тоташ ил буен­ча тәүге тапкыр файдаланылган “Мобиль сайлаучы” механизмы ярдәмендә республикада яшәүче – 130 мең кеше, ил буенча 5,5 миллионнан артык сайлаучы Русия Президентын сайлауларда яшәү урыны буенча катнаша алды һәм үз хокукын гамәлгә ашырды. Икенче яңалык – участок сайлау комиссияләренең йомгаклау протоколларында QR-кодлаштыру техноло­гияләрен файдалану. Күп­санлы күзә­түчеләр тавыш бирү про­цессының чисталыгы өчен җавап бирде. Башкортстан Иҗтимагый палатасы гына 10 меңгә якын күзәтүче юнәлт­те, ә ил буенча мондый төрдәге оешмалар саны 150 меңгә җитә. Моннан тыш, волонтерлар, иҗтима­гый оешмалар, бизнес-бер-лекләр катнашлыгында мәгълүмат тапшыру кампаниясе эшләде. Болар барысы да гражданнарның сайлау системасына һәм сайлау­ларның нәтиҗәсенә карата ышанычын арттырырга ярдәм итте.
– Сайлауларга әзерлек чорында һәм тавыш бирү көнендә кабул ителгән мөрәҗәгатьләрне тикше­рү йомгаклары буенча аерым нәтиҗәләр ясалуы күренеп тора.
– Русия Президентын сайлаулар буенча сайлау кампаниясе барышында Үзәк сайлау комиссиясенә 178 мөрәҗәгать килде. 2016 елдагы Дәүләт думасына сайлаулар белән чагыштырганда, мөрәҗә­гать­ләр сизелерлек кимеде – ул вакытта алар саны 461 иде. Мөрәҗә­гать итүчеләр­нең күпчелеге сайлау законнарына бәйле үзгәреш­ләрне, аерым алганда, яшәү урыны буенча тавыш бирү тәртибен аңла­туны сорады. Башкалары агитация материал­лары-ның законсыз рәвештә таралуына, киңәш бирү хокукына ия булган сайлау комиссиясе әгъза-ларының, күзәтүчеләрнең хокуклары бозылуына, тавыш бирү һәм тавышны исәпләүдәге ким­челекләргә карата шикаять белдерде. Барлык мөрәҗә­гатьләр дә законда билге­ләнгән вакытта тикшерелде, алты очракта шикаять­ләр­нең нигезле булуы ачыкланды. Мәсәлән, участок комис­сия­ләренең берсендә тавышларны исәпләгәндә ике бозылган бюллетень фай­даланылмаган бюлле­тень­нәр исемлегенә кергән, икенче комиссиядә билгесез төр­дәге бюллетень гамәл­дән чыкканнар арасына кертел­гән. Моннан тыш, тавыш бирү бюллетенен законсыз бирү­гә, тору урыны буенча гариза тапшыру өчен мөм-кинлек булмауга, протокол төзегәндә техник хаталарга бәйле очраклар ачыкланды. Без хаталар һәм җитеш­сезлекләр буенча җитди анализ үткәрдек, аның нәти­җәләре сайлауларны оештыручылар өчен эшлекле киңәшмәләрдә һәм уку-укыту семинарларында тикшерелде.
Гаеплеләр нинди җәза алды?
– Тикшерүләр нәтиҗә­ләре буенча гаеплеләр 500 сумнан алып 30 мең сумга кадәр штраф төрендә административ җаваплылыкка тарттырылды. Хәлиткеч тавыш бирү хокукы булган участок сайлау комис­сия­ләре­нең 5 әгъзасының вәка­ләт­ләре алынды һәм алар яңа-дан булдырылган комис-сияләр составына кер­тел­мәде. Шуны бил­ге­ләп үтәсе килә, республика террито­риясендә Президент сайлауларын оештыру бе­лән өч меңнән артык сайлау комиссиясе шөгыль­ләнде. Аларда хәлиткеч тавыш бирү хокукы булган 28 мең кеше катнашты. Тавыш бирү көнендә эш ритмы киеренке булуга бәйле сирәк очраган закон бозулар, алар эшчән­ле­генең гомум нәтиҗәсенә йогынты ясамады. Форсаттан файдаланып, республика Үзәк сайлау комиссиясе исеменнән барлык дәрәҗә-дәге сайлау комиссияләре әгъзаларына Русия Президентын сайлауларын әзер­ләүдә һәм үткәрүдә фидакарь хезмәт күрсәткән өчен рәхмәт бел­де­рәм.
– Агымдагы елның маенда Дәүләт җыелышы-Корылтай сайлаулар турында төбәк законнарына үзгәрешләр кертте. Бу нәрсәгә бәйле?
– Башкортстанның Сайлаулар турында кодексына үзгәрешләр кертү аның поло­жениеләрен федераль законнар белән яраштыруга бәйле. Мәсә­лән, Кодекста уңайлыклар тудыру максатында, шул исәптән участок­тагы сайлаучылар санын 1500гә кадәр киметү юлы белән сайлау участоклары исемлеген һәм чикләрен яңадан карау мөмкинлеге каралган. Республика дәрә­җәсендәге сайлауларда яшәү урыныннан читтә бул­ган гражданнар өчен сайлау хокукларын гамәлгә ашы-руның яңа тәртибе кертелде. Яшәү урыны буенча тавыш бирү тәрти­бенә яңа­лыклар кертүгә бәйле, сайлау комис­сияләре әгъза­ла-ры вәкаләтләре тулыландырылды – аларга яшәү урыны буенча сайлаучылар исем­легенә кертү ту­рын­да гари­за тапшырган сайлаучылар турында мәгъ­лүмат белән танышу хокукы бире­лә. Имза җыю кәгазь­ләрендә кандидатларны, кандидатлар исем­леген хуплаганда гражданның яшәү адресын күрсәтүгә таләпләр гади­ләштерелде. Гражданнар тарафыннан сайлау хокукларын гамәлгә ашырганда уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән башка үзгәреш­ләр дә кертелде.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай ничек формалашачак?
– Дәүләт җыелышы-Корылтай составына 110 депутат керә. Тавыш бирү көненә 21 яше тулган һәм пассив сайлау хокукына ия булган һәр Русия Федерациясе гражданы республика парламенты депутаты була ала. Депутат­ларның яртысы мажоритар система нигезен­дә бер мандатлы округлар буенча сайлана. Җиңүче-кандидат баш­калар белән чагыштырганда, иң күп тавыш җыярга тиеш. Калган 55 депутат партия исемлек­ләре өчен бирелгән тавышлар санына пропорциональ рәвештә бердәм республика сайлау округы буенча сайлана. Нинди дә булса партия тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеге өчен тавыш биреп, сайлаучы үз тавышын әлеге партиягә бирә. Сайлау нәти­җәләре буенча мандатлар билгеләүгә кил­гәндә, аның асылында тү­бәндәге ысул ята – депутат мандатларын бүлүгә тавыш бирүдә катнашкан сайлаучылар­ның биш яисә аннан күбрәк тавышын ал­ган партияләр кертелә. Бу мондый исем­лекләр кимендә икәү булган һәм тавыш бирүдә катнашкан сайлаучыларның 50 проценттан артыгы алар өчен тавыш биргән очракта.
Алдагы сайлау кам­паниясендә безне нинди вакыйгалар көтә?
– Сайлау кампаниясе берничә этапны үз эченә ала. Аларның һәркайсында сәяси партияләр, кандидатлар һәм сайлау комиссия­ләре сайлауларны уңышлы үткәрү максатында, законга таянып, аерым гамәлләр кы­ла. Шулай итеп, партия­ләр өчен сайлау кампаниясе кандидатлар исемлек­ләрен тәкъдим итүгә бәйле конфе­ренцияләр, җыелышлар үткәрүдән башланачак. Әлеге этап партиянең кандидатлар исемлеген теркәү өчен Үзәк сайлау комис­сиясенә тапшыру белән тәмамлана һәм 30 көн дә-вам итә. Үзен-үзе күрсәткән һәм бер мандатлы округлардагы партияләрдән кандидатлар өчен дә шундый ук вакыт бирелә.
Һәр сайлау кампаниясе кандидатлар исемлеге, бер мандатлы округлар буенча кандидатларны хуплап имза җыюдан тора. Республика парламентына депутатлар сайлауларда да әлеге эшләр­не үткә­рү күзалланамы?
– Законга ярашлы, аерым партияләр имза җыю-дан азат ителә. Аларның исемлеге республика Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылган. Беренче чиратта, бу – Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан тәкъ­дим ителгән пар­тияләр. Моннан тыш, бу – урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнарына соңгы сайлаулар нәтиҗә­ләре буенча кандитатлар исемлеге Башкортстан муниципаль берәмлек­ләренең берсендә генә булса да депутат мандатларын бүлүгә рөхсәте булган пар­тияләр. Мондый партияләр бер мандатлы округ буенча кандидатны имза җыймыйча да тәкъдим итә ала. Алар, исемлек­ләрне теркәгәннән соң, барлык көчен сайлау алды агитациясе үткәрүгә туплый ала.
Законга ярашлы, башка партияләр кандидатларны һәм партия исемлеген хуплап, култамгалар җыярга тиеш. Сайлауларда үзен-үзе күрсәтү тәртибендә катнашкан кандидатларга да шундый ук таләпләр карал­ган.
– Сайлау кампа­ниясенең көндәшлеккә сәләт­лелеге аңарда сәяси пар­тияләрнең катнашуы бе­лән билгеләнә. Алдагы сайлауларда сайлау бер-ләш­­мәләреннән нинди активлык көтәсез?
– Соңгы елларда төбәк сайлауларында актив катнашучы партияләр исемлеге зур түгел – бар тик 10-12 генә. Аларның иң зур кү­ләме 2013 елда нәкъ Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлауларда билге­ләнде. Ул вакытта сайлау кампания­сенең кандидатларны тәкъ-дим итү һәм теркәү стадия-сендә 19 партия катнашты. Шуларның 12се – партия исемлеген, ә 18 партия бер мандатлы сайлау округы буенча кандидатларны тер­кәде. Тавыш бирү нәтиҗә-лә­ре буенча алты партия вәкиле депутат мандаты алды. Пропорциональ система буенча Дәүләт җые­лышы-Корылтайга ике партия үтте, бер мандатлы округлар буенча дүрт партия вәкиле депутат булды. Агымдагы елдагы сайлауларда да партияләр активлык күрсә-тер, дип ышанам.
Агымдагы елның 9 сентябрендә үтәчәк сайлауларны оештыручылар алдында нинди бурычлар тора?
– Безнең стратегик бурыч үзгәрми. Сайлаулар нәтиҗә­ләре шик тудырмасын өчен алар законга ярашлы һәм демократик принципларга нигезләнеп үтәргә тиеш. Башка бурыч­ларга килгәндә, гадел сайлаулар үткәрүнең төп шарты – сайлау комис­сияләре әгъзаларын әзерләү сыйфаты һәм аларның һөнәри осталыгы. Моңа без аерым игътибар бүләбез һәм бүген актив рәвештә аларны укыту белән шөгыльләнәбез. Мәсәлән, июньдә округ комиссияләре әгъзалары өчен семинарлар үтте. Барлык дәрәҗәдәге комис­сияләр дә гражданнарга сайлаулар турында мәгълүмат тапшыру өчен бөтен көчен салыр, сайлаучылар 9 сентябрьдә сайлау хокукын гамәлгә ашырсын өчен тиешле шартлар тудырыр дип ышанам.

"Кызыл таң" гәзитеннән.







    Читайте нас: