Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июнь 2018, 14:22

Социаль туризмга 7,8 миллион сум бүленә

Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты туроператорлардан социаль турлар маршрутлары буенча тәкъдимнәрен соратып алдырган. Гаризаларны 28 июньнән 10 июльгә кадәр бирергә кирәк.

Республика бюджетыннан 1105 юллама сатып алуга якынча 7,8 миллион сум бүленә. Шуның 1,5 миллион сумы – балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен 200 юллама, 1,65 миллион сумы инвалид балалар, коляскадагы инвалидлар һәм күрү сәләте буенча беренче төркем инвалидлары (аларны озатып йөрүчеләр белән) өчен 138 юллама сатып алуга тәгаенләнгән.
Социаль квотадан 614 юллама – республика, 153е Русия буенча турларга бүленә.
Пенсионерларга социаль юллама хакының бер өлеше 8 мең сум күләмендә түләнә, турның маршруты мөһим түгел.
2017 елда дәүләт ярдәменең күләме 800 юлламага 7 миллион сум тәшкил итте, дип хәбәр итә “Башинформ”.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: