Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2018, 11:18

“Гаилә ялы”на рәхим итегез!

30 июньдә республикада “Хәвефсез каникуллар” дип аталган Гаилә ялы узачак. Аны Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм “Гаилә” үзәкләре оештыра.

Бәйрәм республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә үтә. Уфада бу чара “Беренче май” мәдәният һәм ял паркында оештырылачак. Анда килүчеләр өчен мавыктыргыч квестлар, иҗади проектлар, гаилә уеннары оештырылачак.
Бәйрәм вакытында барлык мәйданчыклар да түләүсез эшләячәк. Балаларга әти-әниләре белән бергәләп осталык дәресләрендә катнашырга һәм җәйге ял турында мәгълүмат алырга да мөмкин булачак.
Шул ук көнне “Волшебный мир” паркында “Җырчы гаилә” конкурс-фестивале дә үтәчәк.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: