Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июнь 2018, 12:50

Гомере буе район гәзите белән

Рәшидә апа Гаделшина (рәсемдә) Яңа Калкаш авылында иң хөрмәтле һәм иң өлкән яшьтәге ветераннарның берсе. Аңа 85 яшь. Ул белеме буенча шәфкать туташы, әмма аңа яшәгән дәверендә производствоның төрле өлкәләрендә эшләргә туры килгән. Ире Зиннур Ситдыйк улы (хәзер мәрхүм) “Ашкадар” колхозы рәисе итеп сайлангач, Рәшидә Закир кызы озак еллар Түбәнге Аллагуат авылында почта бүлеге начальнигы булып эшләгән.

- Элек без тормышны көндәлек матбугаттан башка күз алдына да китерми идек. Чөнки гәзит һәм журналларда бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат табарга мөмкин. Ә район гәзитенең роле, башка басмалар белән чагыштырганда да, зуррак булды, аның аша без район тормышы, аның халкы турында белеп тордык, - дип хатирәләре белән бүлешә Рәшидә апа. – Хәзер дә мин аның һәр санын көтеп алам һәм ветераннар, төрле чаралар турында мәкаләләрне рәхәтләнеп укыйм. Балалар, туганнар кайтканда алар да гәзиттә үзләре өчен файдалы нәрсә таба.

Урындагы элемтә бүлеге почтальоны Мәрзия Нәзирова әйтүенчә, Рәшидә Закир кызы “Стәрлебаш чишмәләре” гәзитенә беренчеләрдән булып язылучыларның берсе. Ә без редакция исеменнән ветеранга район гәзитенә тугрылыгы өчен рәхмәт белдерәбез һәм аңа сәламәтлек телибез.

Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: