Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 июнь 2018, 11:16

Сыгылмалы аккумулятор уйлап чыгарганнар

Мондый максатка Кытай фәннәр академиясенең Даляньск химик физика институтында ирешкәннәр.

Традицион, без кулланган һәм күнеккән аккумулятор батареяларында каты электродка сыек электрод тутырыла.
Ә яңа гына уйлап чыгарылган батареяларда элекролит үтә юка металл пластиналарга урнаштырыла. Нәтиҗәдә, җиһазны бөкләргә, сыгарга мөмкин. Ул ватылмый һәм төзек эшли. Каты батареялар мондый сынаудан соңа сафтан чыгачак.
Бүген гаджетлар каты тышлы. Яңа батарея килчәктә сыгылмалы гаджетлар файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Мисал өчен, киләчәктә “Кызыл таң”ның PDF төрен, компьютердан түгел, кулга тотып, сыгылмалы гаджеттан укып булачак.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: