Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 июнь 2018, 11:10

Банктан 8 миллион сум акча урлаган

Һәм танышына биргән. Расписка алырга онытмаган.

Стәрлебаш районындагы бер коммерция банкы офисында эшләүче 31 яшьлек кассир хатын берничә ай буена кассадан акча урлаган.
Урланган акчаны ул бер танышына бирә барган.
Каракның акча янчыгы 8 миллион сумга тулгач, аның эзенә төшкәннәр.
Угры акча биргән танышына йөгереп барган. Ә анысы берничек тә ярдәм итә алмавын, акчаларны күптән кулланып бетүен әйткән.
Ни уйлаган, нәрсәгә өметләнгән карак?.. Бәлки судтан соң билгеле булыр.
Читайте нас: