Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июнь 2018, 17:13

Биш балалы гаиләләргә - бушлай фатир!

Гражданлык җәмгыятен һәм кеше хокукларын үстерү буенча Президент советы биш балалы гаиләләргә чираттан тыш торак бирергә тәкъдим итә.

Ә өч-дүрт балалыларга торак шартларын яхшырту өчен субсидия бирү зарурлыгын белдерәләр. Әгәр дә төбәкләр үзаллы ярдәм итә алмаса, акчаны федераль бюджеттан бүләргә кирәк, ди алар.
Әлеге тәкъдимнәр июнь уртасында фикер алышуга куелачак, аннары Русия Президенты Хакимиятенә, Дәүләт думасына һәм башка ведомстволарга җибәреләчәк.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: