Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 Май 2018, 12:10

Әниләр өчен вакансияләр ярминкәсе уза

Бүген Уфада кече яшьтәге баласы булган хатын-кызлар өчен вакансиялар ярминкәсе уза.

Ярминкәгә килүчеләргә администратор, балалар бакчасы тәрбиячесе, диспетчер, инженер, кондуктор, консультант, курьер, менеджер, шәфкать туташы, официант, пешекче, сатучы, җыештыручы һәм башка һөнәрләр тәкъдим ителәчәк.
Биредә шулай ук мәшгульлек өлкәсендәге дәүләт хезмәтләре дә күрсәтелә. Хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат, психолог киңәше, һөнәри юнәлеш буенча консультация алырга мөмкин.
Ярминкә иртәнге сәгать 10нан 12гә кадәр Ибраһимов бульвары, 47/1 адресы буенча узачак.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: