Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май 2018, 14:23

Фатирларда җәнлекләр асрауга чик куелачак

Дәүләт думасына өйләрдә һәм фатирларда кыргый хайваннарны асрауга чик кую турында закон проекты тәкъдим ителгән.

Документка барлык фракция депутатлары да кул куйган.
Закон проектын тәкъдим итүчеләр фатирларда крокодиллар, арысланнар, еланнар асралуы, бакчаларда төлкеләр, бүреләр, аюлар яшәве турында хәбәрдар булуларын билгели.
Алар еш кына хуҗаларына куркыныч тудыра, йорттан чыгып китеп, башкаларга да ташлана.
Шул ук вакытта ерткычлар токымына караган этләр асрауга карата да законнар үзгәрмәкче. Киләчәктә алар махсус борынчыклар һәм бауларсыз җәмәгать урыннарында йөри алмаячак.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: