Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 Май 2018, 12:07

Иң юка пыяла кайда җитештерелә?

Кытайда дөньядагы иң юка пыяла җитештерелә башлады.

Аның калынлыгы – 0,12 миллиметр. Ул планшетлар, смартфоннар җитештерү өчен файдаланыла.
Юка пыяла җитештерелгән продукциянең үзкыйммәтен киметә, чөнки пыяла азрак таләп ителә. Шул ук вакытта андый әйберләр җиңел дә була.
Шулай да аның кимчелекләре дә юк түгел. Мондый пыяла тиз ватылырга мөмкин. Әлеге вакытта җитештерүчеләр аның калынайтмыйча гына ныклыгын арттыру өстендә эшлиләр.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: