Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2018, 19:23

Ипотека алучылар саны арткан

Агымдагы елның 3 аенда Башкортстан халкы 63,8 миллиард сумлык кредит алган.

“Милли банк” экспертлары билгеләвенчә, былтыргы шушы вакыт белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 1,5 тапкыр арткан. Кулланылучылар кредиты 45,3 миллиард сумлык алынган булса, ипотека өчен алынганы 18,4 миллиард сум тәшкил итә.
Идел буе федераль округында ипотека алу буенча республика икенче урында. Процент ставкасының 10,6 процентткан 9,7гә кадәр төшерелүе бу күрсәткечне тагын да арттырды, ди белгечләр.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: