Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель 2018, 11:48

Балалар туу, никахлар, аерылышулар...

2018 елның тәүге өч ае үтеп тә китте. Без янә районда демографик хәл торышына йомгак ясыйбыз.

Туучылар саны үткән ел дәрәҗәсендә - 45 (45) калган. Әмма, кызганычка каршы, 9 (5) бала тулы булмаган гаиләләрдә туган, алар бары тик әниләре белән генә үсәчәк. Гаиләләрдә беренче балалар саны кимегән – 12 (15), икенче балалар туу саны - 20 (17) һәм шулай ук өченче бала туу саны – 15 (6) арткан. Гаиләдә дүртенче бала туу – 2017 елдагы дүртәүгә каршы икәү.

Малайлар саны үткән ел дәрәҗәсендә калган – 24 (24), кызлар күбрәк – 25 (21). Барлык тырышлыкка карамастан, үлемне киметүгә ирешеп булмый – 84 (81). Ул бала тууга караганда ике тапкырга диярлек артыграк. Үткән еллардан аермалы буларак, хатын-кызлар күбрәк үлә башлаган – 46 (37), ирләр – 38 (44). Үз-үзенә кул салуның бер очрагы теркәлгән.

Законлы никахка керүчеләр саны – 20 (20) кеше. Шулардан кәләшнең йөкле булуы сәбәпле - 6 (8) һәм бала туу сәбәпле 3 (1) очрак. Аерылышулар бик күп. Өч айда 10 пар (үткән елда да шулкадәр) никахларын таркаткан. Ә бу җимерелгән язмышлар, гаилә тормышыннан өмет өзү, ялгыз әниләр, әтисез үсүче балалар. Саннар буенча карасаң, төзелгән барлык гаиләләр таркалган дигән сүз. 20 никахлашу, 20 аерылышу. Дөнья кая бара? Тиешле хезмәтләргә һәм гражданнарның үзләренә - барысына да уйланырга урын бар.

***

Агымдагы елның мартында районда 18 (21) бала туган, 33 (26) кеше үлгән. 8 (6) туй булган, 7 (8) пар аерылышкан.

Рәйсә МУСИНА әзерләде.

Читайте нас: