Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель 2018, 11:26

Адвокат ... эш кәгазьләрен ашаган

Бу дөньяда ниләр булмас бүген. Хокук сагындагылар, юристлар безгә иң җитди кешеләр булып тоела. Кемнән кемнән, ә алардан инде бернинди башка сыймаслык хәл дә көтмисең. Ә көтәргә кирәк икән...

Беркөнне Мәскәүдә Максим Бушин дигән адвокат мировой судка килә һәм үзенең якланучысының административ эш материаллары белән танышырга тели. Аларны ала һәм медицина тикшерүенә юллама протоколын, алкотестер чегын... ашап куя.
Суд аны хөкем чыгаруга каршылык эшләүдә гаепли һәм 50 мең сум штраф сала. Адвокатка медицина тикшерүе үтәргә һәм наркоманиядән дәваланырга да туры киләчәк.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: