Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель 2018, 12:49

Исерек әни - гаилә өчен зур бәла

Әти-әниләре исерткеч эчемлекләр белән мавыккан гаиләләргә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия атна саен диярлек бара. Алар белән сөйләшәләр, аңлаталар, кисәтәләр. Аларның аңнарын аз гына булса да уятырга тырышалар, әмма еш кына болар барысы да файдасыз.

Балигъ булмаганнар комиссиясе утырышына Елембәт авылыннан гаилә пары һәрвакыт аерым килә. Үткәнендә комиссия әгъзаларына гаилә башлыгы эчүен ташлап балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнәчәген, төзәлү юлына басачагын ышандырган булса, соңгы утырышта исә әни кеше яңа тормыш башлаячагын вәгъдә итте. Ир белән хатын әле аерылыша, әле янә кавыша. Проблеманың эчкечелектә булуы аларга аңлашылмый. Иң куркынычы - аларның бәхәсләренең, кайвакыт исереп сугышуларының шаһитлары булып балигъ булмаган балалар тора. Гаилә пары акылларына килмәсә, аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Чөнки алар комиссия утырышларында еш була.

Исерткеч белән мавыккан кешеләрнең өендә санитария шартлары булмавы, тәртипсезлек булуы гаҗәп түгел. Ә инде алкоголь кулланмаган хатын-кызның өендә аяк басар урын булмавы - бар нәрсә тузылып ята, пычрак савыт-саба, балалар каралмаган - бу гадәти ялкаулык мени соң? Дүрт баласын өйдә үзләрен генә кунарга калдыручы, аларны тәрбияләүдә катнашмаучы әни аларга нинди үрнәк күрсәтә? Ә бит әни кеше - иң якын кеше, һәркем аңа охшарга омтыла.

Үзенең тоткындагы әтисе белән очрашырга килгән 2000 елгы егеттән колония хезмәткәрләре ике кесә телефоны, сим-карта һәм аккумулятор тартып алган. Егет һәм аның әнисе аның телефонын калдырырга онытуы турында ышандырырга тырышалар. Ә бит колония территориясенә кертергә тыелган әйберләр исемлеге белән ул таныштырылган була.

Бер үк «геройлардан», өлкән кеше булсалар да, акны карадан аерырга өйрәнмәгән ата-аналарга әхлакый тәрбия бирүдән, туры юлга басарга үгетләүләрдән арыган комиссия әгъзалары, «бәлки әле акылына килер, төзәлер» дигән уй белән янә аларның һәркайсын акылына китерергә омтылды. Кайбер гүзәл затлар табигый юл белән ана булу бәхетенә ирешә алмаган, медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган бер вакытта бу хәсрәт-әниләрнең өчәр һәм аннан да күбрәк балалары бар. Әмма, үз бәхетләренең тулылыган тояр өчен аларга башка шатлык-сөенечләр кирәк, күрәсең. Балачаклары тартып алынган сабыйлар кызганыч.

Барлык хокук бозучылар административ җаваплылыкка тарттырылды, аларга штрафлар салынды.

Лиана ЯРМИЕВА.

Читайте нас: