Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель 2018, 11:28

Республика язгы ташкынга әзер

Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов рәислегендә үткән оператив киңәшмәдә язгы ташкынга әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыев гидротехник корылмаларның әзерлеге турында сөйләде.

Кар катламында су запасын билгеләү өчен республика территориясендә авиацион гамма-күзәтү үткәрелде. Аның нәтиҗәләре “Башгидромет” мәгълүматлары белән берлектә төгәлрәк фараз төзергә ярдәм итте.
Ташкыннан зыян күрүче халыкны эвакуацияләү буенча чаралар планга ярашлы алып барылачак.
* * *

Русия Президентының Башкортстандагы кабул итү бүлмәсендә республика буенча Баш федераль инспектор Михаил Закомалдин җитәкчелегендә федераль башкарма власть органнарының территориаль органнары җитәкчеләре белән берлектәге киңәшмә узды.
Анда республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Кирилл Первов ташкынны кисәтү буенча күрелгән чаралар турында чыгыш ясады. Ул әлеге бурычларны үтәргә көчләр әзер, дип белдерде.
Былтыр “Хәвефсез шәһәр” комплексын төзү кысаларында Дәүләт комитеты тарафыннан былтыр Өршәк һәм Агыйдел елгаларында су биеклеге дәрәҗәсен контрольдә тотучы автоматлаштырылган датчиклар куелган иде. Алар нәтиҗәлелеген күрсәтте, шуңа быел янә 14 датчик урнаштырылачак.
Ташкын чорында халыкка хәбәр итү – төбәкнең автоматлаштырылган системасы ярдәмендә, ә тиз арада эш итәргә кирәк булган 55 зонада урындагы хәбәр итү системасын кулланып үткәреләчәк.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: