Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2018, 12:23

Кемерово: фаҗиганең сәбәбе кыска ялганышмы?

«Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгенең янган бинасын караганда тикшерүчеләр батут залы аркылы сузылган югары вольтлы электр чыбыгы бәйләменә юлыга.

“Югары көчергәнешле чыбыкларны, барлык кагыйдәләрне бозып, батут залы аша сузганнар. Янгынның сәбәбе кыска ялганыш, дип фаразлана”, диелә тикшерүчеләр төркеме докладында.
Шаһитлар белдерүенчә, тимерчыбык бәйләмнәре тиз янып китүче материаллар белән тутырылган батут үзәге өстендә асылынып торган.
Әлеге фаҗига буенча җиде кешегә гаеп белдерелгән.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: