Бүген — Халыкара балалар китабы көне
Мәҗит Гафури Китап һәм балалар Дүрт-биш бала җыелганнар бер урынга, Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга. Һәммәсе дә колакларын торгызганнар: Берсе укый, башкалары тыңлый шунда. Утыралар китап укып, күңел ачып, Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып. Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына, Кайчагында көлешәләр шаркылдашып.