Бу сәгатькә Кемерово фаҗигасендә һәлак булганнарның гәүдәләре табылып беткән. Хәбәрсез югалучылар юк. Сәүдә үзәгендә чыккан янгында, рәсми чыганаклар хәбәр итүенчә, 64 кешенең гомере өзелде, шуларның 41е – балалар. Бу саннар күбрәк, дигән фаразлар да бар, ләкин алар рәсми рәвештә расланмаган.