Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2018, 11:46

Фаҗига нигезендә - эшкуарларның комсызлыгы

"Кышкы чия" күңел ачу-сәүдә үзәгендәге кебек фаҗига илебезнең теләсә кайсы шәһәрендә кабатланырга мөмкин. Моны хәтта янгыннарны кисәтү хезмәте вәкилләре дә инкарь итә алмый. Ни өчен дигәндә, эшкуарларның объектларына янгын хәвефеннән кисәтү буенча әзерлекне тикшерер өчен белгечләр хәзер өч елга бер генә килергә мөмкин. Бу закон буенча шулай.

Тикшерү барышында кимчелекләр ачыкланган очракта да объектны тиз генә ябып булмый, тикшерүчеләр кисәтү язып, аннан судка бирү хокукына гына ия. Ә эшкуарларның күзен акча томалаган, алар хәвефсезлек өчен бер тиен дә әрәм итәсе килми. Моннан берничә ел элек Пермь өлкәсендәге "Аксак ат" кафесында 155 кеше янып үлгәннән соң да шаулашып алган идек, онытмаган булсагыз...
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: