Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2018, 12:55

Бөредә заманча перинаталь үзәк барлыкка киләчәк

Гражданнарны кабул итү барышында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовка Бөредә яшәүче Вера Цирульникова мөрәҗәгать итте. Ул шәһәрдә зур перинаталь үзәк төзү кирәклеге хакында сөйләде.

Аның сүзләренчә, кулайлаштырылган иске бинада урнашкан урындагы бала табу йорты Башкортстанның төньягындагы биш район халкын хезмәтләндерә һәм гамәлдә туп-тулы. Палаталарда тыгыз, медицина персоналларына эш йөкләмәсе югары.
— Бу проблема күптән бар, – дип аңлатты Вера Цирульникова. – Минем шушындый шартларда дөньяга килгән өч балам бар. Бала табарга ниятләгән яшь гаиләләр заманча һәм уңайлы бала табу йортына килсен иде.
Республика җитәкчесе Бөредә перинаталь үзәк төзелеше хакында карар кабул ителүен, озакламый проект эшләре башлануын хәбәр итте.
— Сезнең исемнән Бөре халкын ышандыра алам. 2018 елда яңа үзәк проектлый башлыйбыз, ә 2019 елда төзи башлыйбыз, – диде Рөстәм Хәмитов. – Объект исә, гомумән әйткәндә, очсызлардан түгел – 400 миллион сум. Әмма без нәрсәгә барганыбызны аңлыйбыз. Акча тулы күләмдә күзалланган. 2020 ел азагына төзелешне тәмамларга тырышырбыз.
Аның сүзләренчә, яңа перинаталь үзәк республиканың төньягында яшәүчеләрне хезмәтләндерәчәк.
"Башинформ"
Читайте нас: