Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2018, 16:40

Стәрлебашлылар ничек Президент сайлады

Ниһаять, Русия өчен хәлиткеч бу көн – ил Президентын сайлау көне җитте. Иртәнге сәгать сигездә Русия Федерациясе территориясендәге барлык сайлау участоклары ачылды. Алай гына да түгел, беренчеләрдән булып сайларга теләүче кайберәүләр, аерым алганда, безнең районда, сәгать җидедә үк ишек төбендә басып торалар иде. Алар монда сайлау комиссиясе әгъзалары һәм күзәтүчеләр белән бергә килгән. Мондый гражданлык үзаңын һәм активлыкны хупларга гына кирәктер.

7.59 сәгатьтә без 2817 санлы сайлау участогы урнашкан Айдарәле авыл мәдәният йортына бардык. Бу вакытта биредә кеше күп иде инде. Участок сайлау комиссиясеннән, күзәтүчеләрдән, полиция хезмәткәрләреннән һәм авыл биләмәсе хакимияте вәкилләреннән тыш, сайлаучылар да байтак иде.

Төп-төгәл 8.00 сәгать. Участок сайлау комиссиясе рәисе Гүзәлия Йосыпова сайлауның башлануы турында хәбәр итте һәм барлык катнашучыларны шушы күренекле вакыйга белән котлады. Хуҗалыкта берничә дистә ел эшләгән һәм өч бала тәрбияләп үстергән Фәймә һәм Дарвин Шәриповлар бюллетеньнәрен беренчеләрдән булып тартмага салды. Алар артыннан ук тагын унлап кеше үз тавышын бирде.

Сайлау участогы ачылганнан алып 12 минут эчендә монда 596 кешедән 20се тавыш бирде. Әйбәт башлангыч. Айдарәлеләр көн дәвамында да актив булгандыр дип ышанабыз.

Сайлаучылар арасында 93 яшьлек Гарифә әби Мусина (өстәге рәсемдә) игътибарны җәлеп итте. Ул монда ике килене – Рәзилә һәм Гөлнур озатуында килгән. Ул өстәл янына килеп, бюллетень алды. Бер минуттан аны тартмага китереп салды.

- Сайлау көнне кәефләрегез ничек, РФ Президентыннан нинди киләчәк көтәсез, - дип сорамый булдыра алмадым мин йөзьяшәр әбидән.

- Кызым, иң мөһиме, тынычлык булсын, - диде ул. – Илдә дә, районда да, бөтен Җир шарында да. Күңел тынычлыгы да кирәк. Ә калганы – була ул. Кәефем яхшы. Улым Хәйдәр һәм киленем Рәзилә белән яшим. Аллаһыма мең шөкер, зарланыр урын юк. Барысы да әйбәт. Киләчәктә дә һәркайда тотрыклылык һәм тынычлык булсын иде.

Бу участокта мөһим сәяси чарада беренче тапкыр катнашучылар сигез кеше теркәлгән иде. Алардан урындагы колледж курсантлары Сергей Савилов һәм Азат Шәехов иртән үк тәүгеләрдән булып тавыш биргән. Афәрин, егетләр!

Без тукталган киләсе пункт – 2818 санлы Тәтер-Арслан сайлау участогы. Безне күңелле музыка һәм хезмәтләрен үтәүче өч полиция хезмәткәре каршы алды. Тавыш бирү өчен тартмалар һәм участок сайлау комиссиясе әгъзалары барысы да авыл мәдәният йорты сәхнәсендә урнашканнар иде.

- Безнең участок – район үзәген исәпләмәгәндә, иң күпсанлыларның берсе, - ди участок сайлау комиссиясе рәисе Зөлфия Арсланова. – Тавыш бирүчеләр исемлегендә 712 кеше. Беренчеләрдән булып ветераннар – Вәсилә һәм Тимербулат Нафиковлар, Зөлфирә Үләева һәм Илдус Садыйков сайлады. Алар сайлау турында истәлеккә кечкенә генә бүләкләр алды.

Монда беренче тапкыр тавыш бирүчеләр дә байтак – 13 кеше булып чыкты. 30 яшькә кадәрге сайлаучылар – 90. Сайлау барышын сәяси партияләрнең вәкилләре, шулай ук республика, ә биш участокта – Русия Федерациясе Җәмәгать палатасы вәкилләре игътибар белән күзәтә. Бюллетеньнәр бирелүче өстәлләр артында – күп тапкырлар сайлауларда катнашкан участок сайлау комиссиясе әгъзалары. Болар үз эшләрен барлык нечкәлекләренә кадәр белгән һәм вазыйфаларын анык башкарган Мәүлияр Атласов, Фәридә Рысаева, Нурия Бакирова. Участок ачылганнан соң ярты сәгатьтә 15 кеше тавыш бирде. Алар арасында хезмәт ветераны, бер генә сайлауны да калдырмаган 80 яшьлек Нәзирә Мөхәммәтшина. Ул авыл мәдәният йортына якын яши. Үткән еллардагыча, ветеран үз тавышының мөһимлеген аңлап, кандидатларның иң лаеклысына тавыш бирергә килгән. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары әйтүенчә, алар сайлаучыларның күпләп килүен 9.00-11.00 сәгатьләрдә һәм төштән соң көтә иде. Үткән елларда шулай булган.

Район үзәгенең 2 санлы урта мәктәбендә урнашкан 2838 санлы Мәктәп сайлау участогы быел монда, аэропортлардагы кебек, металлодетектор булуы белән аерылып тора. Аны тикшереп карау өчен без бер төргәк ачкыч тотып үттек. Әмма... ул аерым әйберләргә генә тәэсир итә һәм ачкычларга гына тавышы юк икән. Ягъни, ул “кычкырсын” өчен җитдирәк нәрсә кирәк. Аның “кычкырмавы” бик әйбәт. Сайлау ахырына кадәр ул тын торсын, сайлау тыныч үтсен, дип теләдек без участок сайлау комиссиясе әгъзаларына. Ул көнне аларның эше күп булды. Биредә 1189 кеше сайларга тиеш. Розалия һәм Фидаил Гыймрановлар беренчеләрдән булып килгән иде.

Кешеләрнең киләчәктә үзләре, балалары, оныклары өчен яхшы үзгәрешләргә ышаныч белдереп, сайлауга күтәренке кәеф, ачык йөз белән килүләре сөендерде. Оныгы Дания белән килгән Мәдинә Фаткуллина (астагы рәсемдә), оныклары Сабина һәм Диана белән килгән Гөлнур Йосыпова шундыйлардан. Сайлау турында истәлеккә кызларга участок сайлау комиссиясе әгъзалары “Без Президент сайладык” дип язылган төрле төстәге шарлар бүләк итте.

- Булачак Президентның зирәк булуын, гади кешеләрнең тормышын яхшыртучы законнар кабул итүен телибез. Хезмәт кешесенең эше һәм лаеклы хезмәт хакы, ә балалар һәм оныклар бәхетле булсын, - дип теләделәр алар бертавыштан, хушлашканда.

2837 санлы Фрунзе сайлау участогы (рәсемдә) район Мәдәният йортында урнашкан. Монда 1147 кеше тавыш бирергә тиеш булган, шул исәптән мәкалә авторы үзе дә. Участок сайлау комиссиясе урнашкан фойега кергәндә, тәртипнең шундый булуын аңлатып, фотохәбәрче белән миннән киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре булуыбыз турында аккредитацияләнгән таныклыкны күрсәтүебезне сорап, металл эзләвеч белән үттеләр. Без дә бәхәсләшеп тормадык. Берәр нәрсә тапмаслармы дип үзебезгә дә кызык булды. Берни дә тапмадылар. Барысы да тәртиптә булып чыкты. Бюллетень алып, аны сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексына салдым. Кечкенә генә экранда шунда ук сан чыкты. Минем бюллетень бу электрон тартмада 24нче булып чыкты. Монда сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы икәү. Икенчесендә 9.15 сәгатькә 50 бюллетень салынган иде. Тавыш бирүчеләрне монда да КПРФ, “Бердәм Русия”, Җәмәгать палатасы вәкилләре күзәтә иде. Тәртип саклаучылардан – Уфа полициясе вәкилләре. Аның әйтүенчә, участокта тыныч, сайлаучыларның кәефе күтәренке. Участок сайлау комиссиясе рәисе Рәмзил Каюпов әйтүенчә, сәгать унберләрдә комиссиянең берничә әгъзасы күчмә сайлау тартмасы белән сәламәтлекләре торышы буенча участокка шәхсән килә алмаучыларның өйләренә барачак. Болар авыру яки өлкән яшьтәге кешеләр. Аларга да үзләренең гражданлык бурычларын үтәү мөмкинлеге бирелә. Балалар да игътибардан читтә калмаган. Сайлау көнне алар өчен мультфильмнар һәм фильмнар күрсәтелгән.
Көндезге 12.30 сәгать. Бу вакытка район халкы РФ Президентын сайлауда нинди нәтиҗәләр күрсәткән?
2826 санлы Карагыш участок сайлау комиссиясе. 497 сайлаучыдан 279 (56%) кеше Русиянең булачак Президенты өчен тавыш биргән. Алар арасында район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров та бар. Ул, илнең һәм республиканың башка җитәкчеләре кебек үк, иртән үк тавыш биргән. Туган авылы Карагышта ул үзенең якыннары – 79 яшьлек әнисе Нәзирә һәм тормыш иптәше Сәрия белән килгән. Катнашучыларны шушы мөһим вакыйга белән котлап, сәламәтлек, ә участок сайлау комиссиясе әгъзалларына – уңышлы эш, сайлауның тыныч үтүен, ил тормышына уңай үзгәрешләр һәм яңалыклар алып килүен теләгән.
2841 санлы Тәтербаш участок сайлау комиссиясе. 291 кешедән 149 (51%) кеше тавыш биргән.
2830 санлы Сарайса участок сайлау комиссиясе. РФ Президентына кандидатка 258 кешедән 139 (53,4%) кеше тавыш биргән.
2843 санлы Куганакбаш участок сайлау комиссиясе. 588 сайлаучыдан 318е (53,1%) гражданлык позициясен күрсәткән.
Кыскасы, көн уртасына сайлау участокларының күбесендә 50% чиге үтеп кителгән иде. Авыл халкы, югары активлык күрсәтеп, илгә кем җитәкчелек итүе аларга барыбер түгеллеген раслады. Алар – пассив күзәтүчеләр түгел, ә үзләренең киләчәге өчен борчылган актив электорат.
Бу көн район Мәдәният йортының агитбригада әгъзалары өчен дә киеренке булган. Гөлйөзем Сәепова, Гөлфизә Хәйруллина, Рөстәм Галиев, Венера Латыйпова машина йөртүче Газинур Әюпов белән бергәләп иртәдән үк юлга чыккан һәм чыгышлары белән сайлаучыларның кәефләрен күтәргән. Район үзәгенең, Мортаза, Ибракай, Первомайский һәм Турмай авылларының шул вакытта тавыш бирергә килгән халкы алар башкаруында җырлар тыңлаган.
2847 санлы Турмай участок сайлау комиссиясе рәисе Зөмәрә Абдуллина әйтүенчә, аларның авылына артистлар көндезге сәгать уникеләрдә килгән. Бу вакытка монда инде, 340 сайлаучыдан 180е (50%тан артыграгы) тавыш биргән. Кешеләр гаиләләре белән килгән. Артистлар килүе аларның кәефен тагын да күтәргән. Алар җырлап, биеп кенә калмый, тавыш бирүчеләрне дә үзләре белән бергә биеткән.
- Халык тавыш бирүгә актив, сайлауның хәлиткеч булуын аңлап килә. Безнең язмышыбыз, шулай ук Русиянең киләчәге үзләренә бәйле булуын аңлыйлар, - дип билгеләде Зөмәрә Вәрис кызы.
Сайлау участокларына шалтыратабыз. 18.00 һәм 18.30 сәгатьләр арасында тавыш бирү нәтиҗәләре түбәндәгечә: район буенча исемлеккә кертелгән гражданнарның 77% тавыш биргән, 2819 санлы Айтуган сайлау участогында 140тан 130 (92,8%), 2824 санлы Хәлекәй сайлау участогында 277дән 261 (94,2%), 2833 санлы Табылды сайлау участогында – 246дан 210 (85,3%), 2939 санлы Первомайский сайлау участогында 1021дән 822 (80,5%), 2844 санлы Йомагуҗа сайлау участогында – 120дән 104 (86,6%) тавыш биргән. Сайлауның уңышлы үтүен ышанычлы әйтергә мөмкин! Район халкы ил өчен мөһим бу чарага үз өлешен лаеклы кертте. Алар, барлык русиялеләр кебек үк, тормышның тагы да яхшыруына ышаныч белән тавыш бирде. Аларның тавышын санап кына калмый, ишетсеннәр дә иде. Ә безнең сайлаучылар киләчәктә горурланып: “Президентны үзебез сайладык, ә ул, вәгъдә итүенчә, халык яхшы яшәсен өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Без дөрес сайлаганбыз!” диярләр.
Рәйсә МУСИНА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.
Читайте нас: