Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2018, 18:12

Благоварлылар сайлауга җырлап бара

Благовар районында Русия Президентын сайлауга 34 сайлау участогы оештырылган. Районның территориаль сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, барлык участокларда да тавыш бирү, законга ярашлы, иртәнге 8 сәгатьтә башланган.

Активлык үрнәген авылларда урта һәм өлкән буын сайлаучылары күрсәтә. Былышлы авыл биләмәсендәге 1446 санлы сайлау участогында, мәсәлән, исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 45 проценты 12 сәгатькә үк тавыш биргән иде инде. Төбәкнең хезмәт ветераннары Рәшит Гомәров, Флүр Ишмөхәммәтов, Одер Маннанов быелгы сайлауларда беренчеләрдән тавыш бирде. Былышлы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Габидуллин белдерүенчә, гомумән, сайлаучыларның активлыгы башка еллар белән чагыштырганда нык зур. Яшь сайлаучылар арасыннан тавыш бирергә беренче булып килгән дүрт сайлаучыга истәлекле бүләкләр тапшырылган.
Район үзәге Языково авылында әле 4 сайлау участогы эшли. Алар арасыннан 1473 санлы Социалистик сайлау участогы район һөнәрчелек колледжының тулай торак бинасында урнашкан. Биредә дә сайлаучылар активлыгы күзәтелде. 12 сәгатькә, мәсәлән, сайлаучыларның өчтән бер өлеше тавыш бирүдә катнашкан иде.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: