Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль 2018, 11:17

Симерәбез...

Тикшеренүләр күрсәтүенчә, Русиядә симерү белән авыручы яшьләр саны өч тапкырга арткан. Гомумән, русиялеләрнең 55 проценты артык авырлыктан интегә. Белгечләр фикеренчә, кешеләр, аеруча яшьләр, туклану рационын дөрес төзи белми.

Симезлек чире белән авыручы 16-24 яшьлек гражданнар 6 процент тәшкил итә, бу 2011 ел белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк.
Артык авырлыгы булган егетләр саны 13тән 17 процента үскән.
25-39 яшьлек русиялеләрнең 42 процентында артык килограммнар булса, 55 яшьне үткәннәрнең 77 процентында күзәтелә...
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: