Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль 2018, 11:38

Уфа кызы - НТВ проектында

НТВ телеканалында барган “Син - супер!” вокал проектында Уфа кызы Анжелика Лазареваны жюри әгъзалары бертавыштан алдагы турга үткәрде.

Анжеликаны джаз музыкасы тарихындагы бөек вокал остасы Элла Фицджеральд белән юкка гына чагыштырмадылар. Талантлы кыз бу жырчы репертуарыннан джаз композициясен югары осталыкта башкарды.
Жюри әгъзаларының берсе Сергей Лазарев: “Без, Лазаревлар, барыбыз да шулай талантлыбыз, шуңа да моңа аптырарлык түгел. Мин беренче нотаны ишеткәч тә яшел кнопкага бастым. Әфарин, Анжелика!”— дип соклануын белдерде.
Анжелика ике яшендә, әти-әнисе үлгәч, балалар йортына эләгә. Кызны өч яшьлек чагында гаиләгә тәрбиягә алалар. Дүрт яшьлек чагында аны әнисе Анна Федорова “Мәрхәмәт” хәйрия белем бирү фонды үзәгенә йөртә башлый. Кечкенәдән моңлы кыз төрле конкурсларда катнашып килә.
Бу проектта безнең республикадан тагын бер кыз — 14 яшьлек Зарема Шәйхетдинова да катнаша. Сәләтле кызларга уңышлар телибез!
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: