Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2018, 11:33

“Сез эшли беләсез!”

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанның социаль-икътисади үсешеннән зур канәгатьлек белдерде. 24 гыйнварда Башкортстанга эш сәфәре белән Русия Президенты Владимир Путин килде. “Уфа” аэропортында аны республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов каршы алды.

Эш сәфәре барышында дәүләт башлыгы “Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясе — Уфа моторлар төзү берләшмәсе” ачык акционерлар җәмгыятендә булды. Владимир Путин предприятиедә җитештерелүче продукция, вертолет двигательләре җыю өчен тәгаенләнгән детальләр экспозициясен карады. Берләшмә импортны алмаштыру кысаларында “Ми” һәм “Ка” вертолетлары өчен тәгаенләнгән ВК-2500 двигательләре узелларын җитештерү программасында катнаша. Элек әлеге двигательләр Украинадан кертелә иде. Двигатель компонентлары Уфа предприятиесе һәм “Берләшкән двигательләр төзү корпорациясе”нең башка заводлары белән берлектә җитештерелә.
Дәүләт башлыгы проект кысаларында булдырылган дүрт җитештерү-технологик үзәкнең берсе белән танышты. Предприятие хез­мәткәрләре үзәкнең техник җиһазландырылуы турында сөйләде. Уфада ВК-2500 двигательләре өчен 900дән артык деталь җитештерелә.
Арытаба ул идарә итүнең санлы электрон сис­темасы белән җиһазландырылган ВК-2500П һәм “Ил” самолеты өчен тәгаенләнгән ТВ7-117С двигательләрен, шулай ук, берләшмәдә җитештерелүче башка төр продукция экспозициясен карады. Владимир Путинны предприятие эшчәнлеге белән “Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясе” генеральный директоры Александр Артюхов һәм “Уфа моторлар төзү берләшмәсе” ачык акционерлар җәмгыяте идарәче директоры Евгений Семивеличенко таныштырды. Дәүләт җитәкчесе предприятие эшчәнлегенә югары бәя бирде.
Владимир Путин предприятие хезмәткәрләре белән аралашты һәм аларның сорауларына җавап бирде.
— Без бүген әлеге төрдәге предприятиеләрдә диверсификацияләү, гражданлык тәгаенләне­шендәге югары технологияле продукция җитештерүне арттыру мәсьәләләре турында фикер алышачакбыз, — диде дәүләт башлыгы. – Сезнең предприятиедә бу эш яхшы оештырылган. Оборона заказлары кимегән хәл-шартларда да предприятиеләр тулы куәтенә эшләргә тиеш.
Президент белән сөйләшү вакытында завод хезмәтчәннәре оборона-сәнәгать комплексын үстерү, эшче һөнәрләрнең абруен арттыру, социаль яклау мәсьәләләрен күтәрде.
Владимир Путин балалы гаиләләр өчен ипотека буенча ставкалар кимүе турында сөйләде. Дәүләт башлыгы билгеләвенчә, ипотека өчен аерым программалар булдырыла. Аларга ярашлы, балалы гаиләләр өчен ипотека буенча 6 процентлы ставка каралган. Ставка 6 проценттан арткан очракта, ул федераль бюджеттан компенсацияләнәчәк. Президент, Башкортстанда ипотека ставкасының якынча 9,75 процент, илдәге белән чагыштырганда, шактый түбәнрәк булуын билгеләде.
Берләшмә эшчесе Владимир Путиннан предприятиеләрне бүләкләү гадәтен кире кайтаруны сорады. Владимир Путин, хәзер дә, СССР заманындагы кебек үк, һәр кешене “шәхси казанышлары һәм уңышлары” өчен бүләкләү­ләрен, предприятиеләргә дә Президенттан рәхмәт хатлары һәм грамоталар бирелүен әйтте. “Совет заманындагы традициягә кайтырга була, әлбәттә, ләкин моны эшләргә кирәкме, юкмы, анысын уйлашырбыз”, — диде дәүләт җитәкчесе.
Владимир Путин Башкортстан Башлыгының беренче бала өчен торак шартларын яхшыртуга төбәк бюджетыннан 300 мең сум бирелүе турындагы башлангычын югары бәяләде.
Хезмәткәрләр, шулай ук, совет чорында эшләгән, соңрак ябылган предприятиедәге медик-санитар частьне тергезү мәсьәләсен күтәрде.
— Республика җитәкчесе белән бу хакта мотлак сөйләшәчәкмен. Ул тәҗрибәле, бик актив, нәтиҗәле эшләүче җитәкче, — диде Владимир Путин. – Әгәр федераль бюджеттан, яки Сәламәтлек саклау министрлыгыннан ярдәм кирәк булса, ул күрсәтеләчәк. Башкортстанның икътисади күрсәткечләре яхшы, кайбер юнәлешләр буенча уртача ил күрсәткечләреннән дә югарырак. Ягъни республика аны тергезүне үзе дә булдыра ала.
***

Владимир Путин “Берләштерелгән дви­гательләр төзү корпорациясе — Уфа моторлар төзү берләшмәсе” ачык акционерлар җәмгыятендә оборона-сәнәгать комплексы оешмаларының гражданлык тәгаенләнешендәге югары технологияле продукция җитештерүен диверсифи­кацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
— Әле цехларда булып, монда җитештерү ничек оештырылуын, нинди яңа җиһазлар куелуын, аларда кешеләр ничек эшләвен карадым. Дөресен әйтергә кирәк, сез дә минем белән килешерсез дип уйлыйм, без моны эшли алуыбызга, шундый югары класслы, дәрәҗәле производство оештыруыбызга сокландым, — диде Президент. – Киләчәктә дәүләт оборона заказлары кимегәч, цехлардагы заманча җиһазлар тик торырга тиеш түгел. Безгә югары сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле гражданлык продукциясе җитештерүне көйләргә кирәк.
Владимир Путин 2025 елга оборона-сәнәгать комплексы җитештергән продукциянең 30 процентка кадәре, ә 2030 елга – 50 процентка кадәре гражданлык тәгаенләнешендәге югары технологияле продукция булырга тиешлеген ассызыклады.
Киңәшмәдә оборона предприятиеләрен диверсификацияләүнең мөһим юнәлешләре һәм нәтиҗәле механизмнары турында фикер алышу булды.
– Без оборона-сәнәгать комплексы өлкәсендә диверсификация мәсьәләләрен элегрәк тә караган, аның мөмкинлекләрен югары технологияле гражданлык продукциясе җитештерүдә мөмкин кадәр ныграк файдалану турында фикер алышкан идек, – диде Владимир Путин. – Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре электр энергетикасын модернизацияләүдә, санлы икътисадны үстерүдә, медицина учреждениеләрен җиһазлау, территорияләрне экологик яктан сәламәт­ләндерү, калдыкларны эшкәртү һәм үтил­ләштерүдә актив катнашырга тиеш. Шул ук вакытта, алар җитештергән продукция югары сыйфатлы һәм көндәшлеккә ия булуы мотлак.
Дәүләт башлыгы оборона-сәнәгать комплексы оешмаларын уңышлы диверсификацияләү өчен административ киртәләрне бетерергә, старт заказлары оештырырга, аларга ярдәм итү буенча чаралар күрергә кушты.
***

Эш сәфәре кысаларында Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очрашты. Очрашуда төбәкне социаль-икътисади үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
— 2017 елны без яхшы күрсәткечләр белән тәмамладык. Куелган бурычлар үтәлде. Елның финанс йомгаклары да начар түгел. Керем һәм табыш арта, — диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Хәмитов дәүләт башлыгын Башкортстанда Президентның 2012 елның 7 маендагы указлары үтәлеше белән таныштырды. Аерым алганда, төбәктә хезмәт хакы уртача 3,4 процентка артты, диде ул.
Очрашуда нефть-химия комплексын үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
Рөстәм Хәмитов республикада игълан ителгән Гаилә елы кысаларында гаилә һәм балаларга күрсәтелүче ярдәм чаралары турында сөйләде.
***

Владимир Путин Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты. Очрашуда Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты.
Дәүләт башлыгы Башкортстанда мәчетләр саны артуга уңай бәя бирде. Аның сүзләренә караганда, бу – төбәктә традицион диннәрнең үсешен күрсәтә.
Владимир Путин Ислам белгечләре әзерләү буенча эшкә югары бәя бирде.
— Бу – бик яхшы, дөрес, бердәм эш нәтиҗәсе, — диде Президент.
Очрашу алдыннан дәүләт башлыгы Русиядәге тарихи гыйбадәтханә – Уфаның беренче Җәмигъ мәчетен карады. Ул 1830 елда төзелгән. Мәчет каршында “Госмания” мәдрәсәсе һәм ике сыйныфлы училище эшләгән. 1960-1992 елларда ул Уфада бердәнбер мәчет булган.
Владимир Путин ир-егетләрнең намаз уку залын карады, мәчет тарихы белән кызыксынды.
Уфага эш сәфәреннән соң Русия Президенты Владимир Путин Казанга юлланды.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН. "Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: