Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар 2018, 13:01

Пенсионерлар һәм ветераннар җиргә салым түләми

Пенсионерлар, инвалидлар һәм сугыш ветераннары мәйданы алты сутыйдан артмаган бакча участкаларына җир салымы түләми, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

Яңа закон Дәүләт думасында узган елның декабрендә кабул ителгән. Русия Федерациясе Салым кодексына ярашлы (391нче статья, 5нче пункт), 10 мең сум тотып калынган акча урынына алты сутый җиргә салым түләү бетерелә.
Моннан төрле мәйданлы участок хуҗалары файдалана ала. Мәсәлән, мәйданы 20 сутый икән, 14 сутыйдан салым түләнә башлый, алты сутый булса, җир салымы бөтенләй түләнми.
Тотылган акчаны тәгаенләгәндә бер генә участок исәпкә алына. Берничә участок булса, милекче аларның кайсына салымны азрак түләячәген сайларга хокуклы. Тиешле белдерү кәгазен салым органына җибәрергә кирәк.
Салым түләүче 1 июльгә кадәр мәгълүматлар тапшырырга бурычлы.
Яңа нормадан, олкән яшьтәгеләрдән тыш, I һәм II төркем инвалидлары, балачактан инвалид булган кешеләр, ветераннар һәм хәрби хәрәкәт инвалидлары файдалана ала.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: