Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар 2018, 12:49

Күпбалалы гаиләләр арта

Соңгы 12 елда Русиядә 4 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләргә теләүчеләр саны ике тапкыр арткан.

Хәзер бу күрсәткеч 14% тәшкил итә. Шулай ук бөтенләй бала тудырырга теләмәүчеләр саны да арткан. Бүген андыйлар саны 6 %ка җиткән. Шулай итеп, илнең демография үсеше һәрбер гаиләдә 1-2 бала туу белән түгел, ә күпбалалы гаиләләр саны артуга бәйле. Шулай да илнең 40% кешесе әле дә 2 балалы гаиләне хуплый. Халыкның 87% Ана капиталы һәм беренче бала өчен түләүләрне берникадәр ярдәм дип кабул итсә, сорау алынган гражданнарның шактые бу, ярдәм тагын да тоемлырак булса, тагын бәби алып кайтырга әзер булуларын белдергән.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: