Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2018, 11:57

Ничә бала туган? Ничә кеше үлгән?

“Башкортостанстат” мәгълүматлары буенча, узган елның гыйнвар-ноябрь айларында республикада 45,2 мең бала туган, 46,2 мең кеше үлгән.

Башкортстанда яшәүче һәр мең кешегә 12,2 яңа туган бала һәм 12,4 үлгән кеше туры килгән.
Шәһәр округлары буенча туучылар һәм үлүчеләр арасында Уфа лидерлар исәбендә. 11 айда башкалада 13,2 мең бала туган, 11,1 мең кеше үлгән.
Муниципаль районнар арасында туучылар арасында Белорет районы алдынгы (1,2 мең бала). Шул ук районда иң күп үлүчеләр дә — 1,5 мең кеше.
2016 елның шушы ук чорында Башкортстанда 51,4 меңнән артык бала туган, 47,8 мең кеше үлгән.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: