Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар 2018, 11:57

Чүп-чар җирдә аунап ятмас

Мәктәп укучыларын көнкүреш калдыкларын җыярга җәлеп итәргә мөмкиннәр. Бу хакта Русия табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской белдергән.

«Балалар бу эштә катнашырга - кәгазь, пластик, батарейкалар тапшырырга әзер. Предприятиеләр мәктәпләр белән килешү төзи ала, балалар исә бераз акча эшләячәк», - ди министр.
Сергей Донской совет заманында мондый тәҗрибәнең кулланылуын, балаларның кефирдан бушаган пыяла шешә кебек әйберләр тапшыруын да искә ала. «Мин мәктәптә укыганда һәм студент елларымда пыяла савытлар да, макулатура да тапшыра идем, - ди С. Донской. - Миңа шуның өчен китап бирәләр иде. Әлеге механизмны яңадан эшләтеп җибәрергә беркем дә комачауламый».
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: