Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2018, 11:00

Кем кайда очкан?

Якташларыбыз Яңа елда күбрәк кайда ял иткән? “Уфа” халыкара аэропорты гыйнварның тәүге көннәренең эш нәтиҗәләрен хәбәр иткән. Бәйрәм көннәрендә пассажирлар Уфадан, былтыргыга карганда, 30 процентка күбрәк очкан.

Халыкара рейсларны алсак, Дубайга очучы туристлар саны 300 процентка арткан.
Аннары популярлык буенча Стамбул һәм Пхукет килә.
Ил эчендә халык арасында иң популяр юнәлешләр: Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сургут.
Былтыр гыйнварның беренче көннәрендә сәяхәтчеләр Вьетнам, Гоа һәм Бангкокка очуны хуп күргән.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: