Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2018, 11:44

Башкортстанда эшсезләр саны кими

Республика мәшгульлек хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 2017 елның гыйнвары белән чагыштырганда, Башкортстанда эшсезләр саны кимегән.

Соңгы мәгълүматларга ярашлы, республикада 20,8 мең чамасы рәсми теркәлгән эшсез исәпләнә. Бер ел элек аларның саны 23,6 мең кеше булган. Республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе шушы вакыт эчендә шулай ук 1,7дән 1 процентка кадәр түбәнәйгән.
Башкортстанда эш бирүчеләр рәсми тәкъдим иткән вакансияләр саны, киресенчә, 32,4 меңнән 42,2 мең эш урынына кадәр арткан.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: