“1 гыйнвардан бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә эш хакын арттыру хәлне бераз яхшыртачак”, - дигән фикердә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов.
Республика уртача хезмәт хакы буенча Русия төбәкләре арасында 36нчы урынны били.
Башкортстанда халыкның 1,8 проценты аена 100 мең сумнан күбрәк акча ала, ә 10 мең сумнан азрак алучылар 14,4 процент тәшкил итә.