Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 декабрь 2017, 11:20

Балалар йөртәсеңме? “Мигалка”ңны кабыз!

Киләсе елның 1 июленнән балалар йөртүче автобуслар, “Балалар” дигән махсус билгедән тыш, түбәләрендә хәрәкәт иткәндә кабызылырга тиешле сары яисә кызгылт сары яктырткыч маяклар белән җиһазландырылырга тиеш.

Моннан тыш, бу транспорт чаралары белән кимендә бер ел стажы булган “Д” ачык категорияле водительләр идарә итә алачак.
Бер үк вакытта документлар тапшыру процедурасы гадиләштерелә. Балаларны бер үк маршрут буенча даими йөртүчеләргә күп тапкыр йөреп кайту турында белешмә тапшырырга мөмкин булачак.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: