Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 декабрь 2017, 11:54

Опека органнары үз урынын белсен!

Федерация Советы спикеры, опека органнары функциясе җәза формасында булырга тиеш түгел, дип белдерде.

Валентина Матвиенко, гаиләдән баланы тартып алу кагыйдәләрен үзгәртергә кирәк, дип саный. Гаилә кодексына үзгәрешләр киләсе елда кертелергә мөмкин.
"Иң мөһиме – гаиләгә авыр вакытта ярдәм итү, гаиләне һәм гаиләдә балаларны саклау. Баланы гаиләдән аның сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч янаган очракта гына алырга кирәк. Сәбәбе шул гына булырга тиеш һәм бары суд аша гына, - дип белдерде ул. - Без шундый закон һәм норматив актлар кабул итәргә тиешбез ки, анда опека органнары эшчәнлеге ачык билгеләнгән булырга тиеш, аларның күзәтчелек һәм җәзалау функцияләре булмаска тиеш".
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: