Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2017, 11:26

Телефон террорчыларына 10 ел төрмә!

Русия Дәүләт думасы телефоннан шартлаткыч куюлары турында ялган мәгълүмат җиткерүчеләргә хөкем җәзасын катгыйлатты. Әлегә кадәр ул 5 ел тәшкил итә иде, хәзер андыйлар 10 елга ирекләре белән хушлаша ала.

Билгеле булуынча, быел сентябрьдә илгә ялган телефон террорчылыгы дулкыны ябырылды. Аның һөҗүменә 160 шәһәр дучар булды, 10 миллионнан артык кеше эвакуацияләнде. Кызганычка каршы, кайбер дәваханәләрдән эвакуацияләгәндә пациентлар үлеме теркәлгән.
Менә хәзер телефон белән шаярып карасыннар инде!

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: