Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2017, 16:12

2018 ел – Гаилә елы

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Хөкүмәтнең чираттагы утырышын үткәрде. Анда 2030 елга кадәр төбәкне Социаль-икътисади үстерү стратегиясе тикшерелде һәм хупланды.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Хөкүмәтнең чираттагы утырышын үткәрде. Анда 2030 елга кадәр төбәкне Социаль-икътисади үстерү стратегиясе тикшерелде һәм хупланды.


Ул берничә күрсәткеч буенча уңышка ирешүне күз уңында тота. Алар арасында – тулай төбәк продукты, хезмәт җитештерүчәнлеге буенча иң яхшы 10 төбәк, шулай ук, төп капиталга инвестицияләр җәлеп итү буенча Русиянең иң яхшы 15 субъекты исәбенә керү.
Утырышта, шулай ук, Башкортстанда 2018 ел Гаилә елы дип игълан ителде.
Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, Башкортстанда 500 меңнән артык балалы гаилә яши. Ел саен аларга ярдәм күрсәтү максатында республика бюджетыннан якынча 10 миллиард сум бүленә. Безнең бу өлкәдәге тәҗрибә федераль дәрәҗәдә дә билгеләнә.
– Моңа бәйле, республикада 2018 елны Гаилә елы дип игълан итүне тәкъдим итәм, – диде Рөстәм Хәмитов. – Әлеге вакытта тиешле указ әзерләнә. Бу Русия Президенты Владимир Путин агымдагы елда игълан иткән Балачак унъеллыгы бурычларына җавап бирә. Гаилә елы чараларының гаилә институтына булышлык итү һәм аны үстерү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча дәүләт, җәмгыять һәм бизнесны берләштерүе мөһим.
Мәгълүм булуынча, Русиядә 2018 ел Волонтер елы дип игълан ителде. Рөстәм Хәмитов сүзләренә караганда, әлеге ике юнәлеш бер-берсен тулыландырачак.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Читайте нас: