Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2017, 12:13

Стәрлебаш шәлләре Уфа шәһәрен яулады

Күптән түгел Уфада X юбилейлы республика фестивале – 150дән артык катнашучыны җыйган “Башкорт шәле-2017” конкурсы үтте.

Әлеге кул осталары бәйрәмендә, гадәттәгечә, “Стәрлебаш бизәкләре” мамык шәл осталары халык клубы (җитәкчесе Зөлфия Вапаева) чагу чыгыш ясады. Коллектив үзенең шәлләрен күргәзмәгә шундый итеп тезгән иде, анда килүчеләр тукталып, озаклап стәрлебашлыларның кул эшләрен карады. Чөнки аларның изделиеләрен, оештыручылардан тыш, ак бөдрә кәҗәкәй һәм аның купшы мөгезле дусты күрсәтте. Алар жюри әгъзаларын һәм бәйрәмдә катнашучыларны чын кәҗә кымызы һәм Стәрлебаш бавырсагы белән сыйлады. Аларның рольләрен шәл бәйләү осталары Илһам Вәлиуллин һәм Венера Латыйпова башкарды. Ә өстәлләргә һәм стендларга куелган Стәрлебаш кул осталарының мамык һәм челтәрләп бәйләнгән шәлләре искиткеч матур иде. Алар сатып алучыларның зур соравы белән файдаланды. Әниләренә бүләк эзләп күргәзмәгә килгән бер гаилә пары «Кадерле әниемә» дип бизәп язылган махсус бәйләнгән шәлне сайлап алды.
Стәрлебаш командасы Әниләр көненә багышланган «Реклама ролигы» иҗади конкурсы чикләрендә чагу театрлаштырылган чыгышлары (сценарий авторы Зөлфия Гыйззетдинова) белән аерылып торды. Конкурста катнашкан барлык шәл бәйләү осталары Дипломнар белән бүләкләнде (алар арасында республикада бердәнбер ир-егет Илһам Вәлиуллин), ә иҗади төркем Мактау грамотасына һәм Дипломга лаек булды.
Стәрлебаш осталарының шәлләре 12- 17 декабрьдә Мәскәү шәһәрендә (ВДНХ) күргәзмәдә катнашу өчен сайлап алынды. Афәрин!
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Фото З.ВАПАЕВА тарафыннан бирелде.



Читайте нас: